Казанда яшүсмерне бәрдереп киткән машина йөртүчесен эзлиләр

Ир бала җәяүлеләр юлы аша чыга торган булган.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт автомобиль инспекциясе Казанда 16 яшьлек үсмерне бәрдереп киткән машина йөртүчесен эзли. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.Һәлакәт 26 февральдә 10 сәгатьтә Ибраһимов проспектындагы 17нче йорт янында булган. Автомобиль йөртүче 16 яшьлек үсмерне җәяүлеләр кичүендә бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәтендә ир баланың сул як җилкәсе, сул як аягы бәрелгән. Машина йөртүче һәлакәт урыннан качкан.Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясе элеге һәлакәтне күрүчеләрнең (843) 5 – 333 – 848, (843) 5-333-851 телефоннары буенча элемтәгә чыгуларын үтенә.