Кырымда Югары Раданы һәм Кырым Министрлар советы биналарын алу буенча җинаять эше кузгатылган

Җинаять эше “Террорчылык акты” маддәсе буенча кузгатылган

  (Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Кырым Авнономияле Республикасы “Югары Раданы һәм Кырым Министрлар советы биналарын алу” фактына карата Украина ҖК ның 258 нче маддәсе (“Террорчылык акты”) буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта, Украина генпрокуратурасына сылтама белән, ИТАР-ТАСС хәбәр итә.

“Бүген 4.30 сәгатьтә 10-15 билгесез затлардан торган ике төркем тарафыннан Югары Рада һәм Кырым Министрлар советы биналары алынган. Билгесез затлар бу биналарга ишекләрне ватып кергән һәм бикләнгәннәр”, - дип билгеләп үттеләр генпрокуратурада.

“Алар бернинди дә таләп куймый. Якынча мәгълүматларга караганда, аларның билгесез санда утлы кораллары бар. Бинаны алган вакытта корал кулланмаганнар”, - диделәр ведомствода. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә карата көч кулланулары турында мәгълүмат юк.

Һәлакәт урынында төбәк прокуратурасы, Украина ЭЭМның Кырым Автономияле Республикасы Баш идарәсе, Украина Куркынычсызлык хезмәте җитәкчелеге бар. Җирле милициянең шәхси составы тревога буенча кузгатылган.