news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ут белән көрәшүчеләр янгыннан коткарган хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында үлгән

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ямашев проспектындагы 112нче йортта янгын бүген 8.19 сәгатьтә чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ут белән көрәшүчеләр урында янгын тугыз катлы йортның җиденче катында урнашкан фатирның коридорында чыгуын ачыклаган. Хатын-кызны фатирдан алып чыгып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. 

Табиблар зыян күрүченең гомерен саклап калу өчен барысын да эшләгән, әмма ашыгыч ярдәм машинасында аның йөрәге тибүдән туктаган.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100