news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» «Авангард» газетасының элеккеге мөхәррире вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша

Людмила Путятинская 20 елдан артык гомерен журналистикага багышлады, 11 ел Тәтеш район газетасын җитәкләде.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге һәм коллективы журналист, «Авангард» газетасының элеккеге баш мөхәррире Людмила Путятинская вафат булу сәбәпле, аның туганнары һәм якыннарының зур кайгысын уртаклаша.

«Бүген 66 яшендә каты авырудан соң Людмила Путятинскаяның йөрәге тибүдән туктады. Ул 20 елдан артык гомерен журналистикага багышлады, 11 ел Тәтеш район газетасын җитәкләде. Зур тәҗрибәсе белән ул һәрвакытта да редакция хезмәткәрләре өчен үрнәк булды һәм алар арасында абруй казанды», — диелә кайгынамәдә.

 «Людмила Путятинская һәрвакыт безнең күңелләрдә калачак. Туганнарының һәм якыннарының зур кайгысын уртаклашабыз», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100