Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирустан тагын ике ир-ат һәм дүрт хатын-кыз вафат булган
2022 елның 27 гыйнварына республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 1576 кешегә җитте.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда тагын алты кеше (ике ир-ат һәм дүрт хатын-кыз) коронавирус инфекциясе корбаны булган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2022 елның 27 гыйнварына республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 1576 кешегә җитте.
«Вафат булучылар — 1576 кеше, шул исәптән узган тәүлектә алты үлем очрагы расланган», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Коронавирустан 1948 һәм 1960 елгы ир-атлар, 1942, 1952, 1960 һәм 1973 елгы хатын-кызлар вафат булган.
Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең күпчелек төбәкләрендә, Татарстанны да кертеп, теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем-китем очраклары арасында аерма күзәтелә. Статистик ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда ноябрь аенда гына да 1,9 меңгә якын кеше коронавирустан үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз