news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда торак йорт ишегалдында «БМВ» автомобиле янган

Кичә кич белән Декабристлар урамындагы торак йорт ишегалдында янгын чыкты.

Казанда торак йорт ишегалдында «БМВ» автомобиле янган

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда торак йорт ишегалдында «БМВ» автомобиле янган.

«Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, кичә 20.44 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына Декабристлар урамындагы торак йорт ишегалдында автомобиль януы турында хәбәр иттеләр.

Берничә минуттан соң янгын сүндерүчеләр машинага капкан утны сүндергән. Янгында «БМВ Х3» кузовының алгы өлеше янган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе барлык татарстанлыларны ут белән эш иткәндә игътибарлы һәм сак булырга, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100