news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ике автомобиль бәрелешкәч, йөртүчеләрнең берсе җитди имгәнгән

Кичә кич белән Адоратский һәм Чуйков урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте булган.

Казанда ике автомобиль бәрелешкәч, йөртүчеләрнең берсе җитди имгәнгән

(Казан, 27 гыйнвар,«Татар-информ»). Кичә кич белән Казанның Адоратский һәм Чуйков урамнары чатында ике автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе зыян күргән.

Авария шаһитлары хәбәр итүенчә, көчле бәрелүдән соң ике машинаның да кузовларына җитди зыян килгән. Шаһитлар фотоларыннан күренгәнчә, машиналарның берсе такси булган.

Авариядә такси йөртүче күп төрле җәрәхәтләр ала һәм аңын югалта. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100