news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда хулиганнар бер йорт подъездында балалар коляскасына ут төрткән

Зыян күргән баланы һәм аның әнисен хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда бер йорт подъездында балалар коляскасына ут төрткәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хулиганнар Нариманов урамындагы биш катлы йортта ут белән «шаярып» алырга булган. Ут белән көрәшүчеләр янгынны санаулы минутлар эчендә сүндергән. Аның мәйданы бер квадрат метр тәшкил иткән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, фаҗигадә күрше фатирда яшәүчеләр зыян күргән. Ис газы белән агуланган баланы һәм аның әнисен Кама балалар медицина үзәгенә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100