Татарстанда исерек яшүсмерләр катнашындагы җинаятьләр саны арткан

127 яшүсмер җинаять җаваплылыгына тартылган

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). ТР буенча ЭЭМ балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе – балалар һәм яшүсмерләрнең исерткеч эчемлекләрне куллануын профилактикалау. Әлеге эшчәнлек ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә алып барыла. Шул хакта бүген журналистларга матбугат конференциясендә  ТР буенча ЭЭМның полициянең участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләре эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы  урынбасары Лариса Осипова сөйләде.

Аның сүзләренчә, агымдагы елда исерек яшүсмерләр катнашында җинаятьләрнең саны арткан. 2012 нче елда шундый 118 хокук бозу теркәлгән булса, агымдагы елда - 163. Кайбер очракларда хокук бозучы шул ук бер зат, агымдагы елда исерек хәлдә кылынган җинаятьләр өчен, 127 яшүсмер җинаять җаваплылыгына тартылган. Нигездә, алар милек белән бәйле җинаятьләр, ләкин 4 үтерү очрагы да бар.
Агымдагы елда, 1173 җинаять кылган өчен, 946 яшүсмер җаваплылыкка тартылган. 496 кеше, яшенә карап (16 яшькә кадәр), җинаять җаваплылыгына тартыла алмау сәбәпле, җәзасын алмый калган.
“Барлык хокук бозучылар начар хәлле гаиләләрдән дип әйтеп булмый. Кайберләре тулы гаиләләрдә үсә, әти-әниләре начар гадәтләрсез һәм эшлиләр”, - дип ассызыклады Осипова.
Спикер билгеләп үткәнчә, төп бурыч – бала беренче тапкыр исерткеч эчемлекне кабып карарга тырышканда, беренче стадияләрдә ачыклау эшен алып барырга һәм профилактика ясарга кирәк. Кибеттә сатучылар белән дә эшләү мөһим. Агымдагы елда, балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлек саткан өчен, сатучыларга карата 850 административ беркетмә төзелгән.
“Яшүсмерләргә исерткеч эчемлек сату очраклары, әлбәттә, кимеде. Ләкин әлеге юнәлеш киләсе елда да өстенлекле булып калачак”, - дип ассызыклады Л.Осипова.