news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын сигез кеше үлгән

Татарстан Республикасында коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 847 кеше тәшкил итә.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын сигез кеше үлгән

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, коронавирустан 1941 елда туган бер ир-ат һәм 1941,1948 (2 кеше), 1949, 1950 һәм 1953 (2 кеше) елларда туган җиде хатын-кызның гомере өзелгән.

Вирус экспертиза нәтиҗәсендә идентифицацияләнгән. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, дип билгеләп үттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Татарстан Республикасында коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 847 кеше тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100