news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдәге авиаһәлакәттә исән калган парашютчы Уфа хастаханәсендә үлгән

Спортчының коллегалары Вадим Фәхретдиновның гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыярга керешкән.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Минзәләдәге авиаһәлакәттә исән калган Уфа парашютчысы Вадим Фәхретдинов бүген 6нчы шәһәр клиник хастаханәсендә җан биргән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Авиаһәлакәттә парашютчының ике урыннан умыртка баганасы, кабыргалары сынган, шулай ук баш мие җәрәхәтләнгән. Ир-ат озак вакыт Чаллы хастаханәсендә реанимациядә яткан, шуннан соң Уфада дәвалануын дәвам иткән.

Шушы көннәрдә ул тын алуы кыенлашуын сизгән һәм хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Кабырга сөяге үпкәсенә зыян китергән дип фаразлана. Табиблар аңа операция ясаган, ул уңышлы узган. Әмма хәле яхшыруга да карамастан, кан басымы кинәт төшкән һәм аны коткарып кала алмаганнар.

Бүген иртән аның йөрәге тибүдән туктаган. Спортчының коллегалары Вадимның гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыярга керешкән. Аның ике баласы (кечесенә – 1,5 яшь) ятим калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100