Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан хастаханәсеннән метанол белән агуланган барлык студентларны чыгардылар
2002 елда туган студент кызның берсе хастаханәдә җан бирә.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Салмачыдагы арендага алынган коттеджларның берсендә туган көн бәйрәм иткәндә метил спирты белән агуланган барлык студентларны өйләренә чыгардылар. Бу хакта «Татар-информ» Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Бүген Казанның җиденче хастаханәсеннән метанол белән агуланудан дәваланган студентларның соңгыларын чыгардылар», - диделәр ведомствода.
Искәртеп узабыз, ноябрь уртасында 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә агуланудан бер-бер артлы унбер кеше килә, бераз соңрак тагын икесен алып киләләр. Студентларның туган көн уңаеннан үткәрелгән кичәдә метил спирты белән агуланулары ачыклана.
2002 елда туган студент кызның берсе хастаханәдә үлә.
Дүшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, токсикологлар агуланган җиде студентны чыгарган. Бүгенге көндә хәмерне тәрәзә юу сыеклыгы белән бутап агуланган тагын биш студентны хастаханәдән чыгарганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз