news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаешта «Рено» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм шәхси йортның коймасына бәрелгән

Юл һәлакәте кичә кич Ленин һәм Чернышевский урамнары чатында булган.

Лаешта «Рено» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм шәхси йортның коймасына бәрелгән

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Лаешта «Рено» автомобиле юл читенә төшеп киткән һәм шәхси йортның коймасына килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның сүзеннән аңлашылганча, юл һәлакәте кичә кич Ленин һәм Чернышевский урамнары чатында булган. «Рено Логан» автомобиленең йөртүчесе, тайгак юлда идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм шәхси йортның коймасына килеп сыланган.

Авариянең җитди булуына да карамастан, шофер зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100