news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Элеккеге хатынының дустын балта белән үтергән Чаллы кешесе хатынны да эзәрлекләгән

Якын арада ир-атка элеккеге хатынын үтерергә омтылуда да гаеп белдереләчәк.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Элеккеге хатынының дустын балта белән үтергән Чаллы кешесе хатынны да үтерергә теләгән. Якын арада аңа үтерү омтылышы буенча да гаеп белдереләчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Чаллыда көнче ир-атның элеккеге хатынының яңа дустына балта белән ташлануын хәбәр иткән иде. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Шуннан соң Чаллы кешесен тоткарлап, сак астына алалар.

Тикшерү барышында ачыкланганча, ир-атны җәберләгәннән соң, Чаллы кешесе элекке хатынын да үтерергә җыенган. Балта белән коралланып, ул хатын-кызны эзәрлекли башлый, әмма аны травматик пистолет ярдәмендә җинаятьчене куркыткан хезмәттәше коткарып кала.

Чаллы кешесенә карата «Явызларча үтерү» һәм «Кеше үтерергә омтылу» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Эшне тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100