Яшел Үзәндә 13 яшьлек кыз өйдән чыгып киткән һәм кайтмган

Маңгаенда 1 см чамасы җәрәхәте бар

  (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Яшел Үзәндә яшәүче 13 яшьлек кызны эзлиләр. Арифуллова Альбина Рәис кызы (07.08.2000) 20 ноябрьдә якынча 16.00 сәгатьтә өйдән чыгып киткән һәм бу вакытка кадәр булуы билгеле түгел. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Югалган кызның билгеләре: буе 150-155 см, ябык гәүдәле, чәчләре ачык көрән төстә, чәч очлары зәңгәр төскә манылган, аяк киеме үлчәме 37-38. Аерым билгесе - маңгаенда 1 см чамасы җәрәхәте бар.
Кыз кара курткадан, зәңгәр джинсы, “платформа”лы соры сапоги кигән була.
Соры корпуслы LG-S310 телефоны булган.
Бу кыз турында ниндидер мәгълүматка ия гражданнардан (8-84371) 4-43-75; 4-47-09; 4-35-22; 02 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.