news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда шартлау булган фатирдагы газны ун елдан артык элек өзгән булганнар

Фатир хуҗасы 2010 елда газ белән тәэмин итү хезмәтеннән баш тарткан.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Тикшерүчеләр ачыклаганча, шартлау үзәге дүртенче катта 70 яшьлек ир-ат яши торган фатирда булган.

Билгеле булганча, ир-ат ялгыз яшәгән, озак еллар исерткеч эчемлекләр белән мавыккан һәм наркологта исәптә торган.

Моннан тыш, 2010 елда ул газ белән тәэмин итү хезмәтеннән дә баш тарткан. Плитәгә тоташа торган газ торбасына тимер капкач куйганнар.

«Татар-информ» агентлыгы кичә кич Чаллыда биш катлы йортта газ шартлавы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, 22 яшьлек кыз һәлак булган. Тагын өч кеше (шуларның икесе – бала) зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100