news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда һәлак булган Аделина Заһриева гаиләсенә «КАМАЗ» заводы ярдәм күрсәтәчәк

Аделина «АвтоЗапчасть КАМАЗ» компаниясендә өч ел эшләгән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Аделина Заһриева гаиләсенә, шулай ук Чаллыда гадәттән тыш хәл вакытында зыян күргән пенсионерларга, компаниянең элеккеге хезмәткәрләренә «КАМАЗ» ГАҖ матди ярдәм күрсәтәчәк, дип хәбәр итте предприятиенең матбугат хезмәте.

«КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин һәм компания хакимияте «АвтоЗапчасть КАМАЗ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләгән Заһриева гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

«Аның „КамАЗ»да хезмәт юлы 2018 елның 23 октябрендә логистика бүлекчәсендә ваклап сату сәүдә склады һәм эшләнмәләрне комплектлаучы вазифасыннан башланды. Бригадада яхшы исәптә булды, эшкә зур энтузиазм белән алына иде. Изге күңелле, ачык йөзле кыз иде. 2021 елның сентябрендә запас частьләр сыйфатын тикшерү бюросына материаллар, металл, ярымфабрикатлар һәм эшләнмәләр контролеры вазифасына күчерелә. Аделинаның яңа юнәлештә үсәргә омтылышы зур була», — дип искәртелә хәбәрдә.

Аделина Заһриева «АвтоЗапчасть КАМАЗ» компаниясендә өч ел эшләгән.

«"КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм компания җитәкчелеге һәлак булган хезмәткәрнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», — диелә компания хәбәрендә.

  • «Интертат» сайтында тулырак укыгыз: Шартлауда һәлак булган Аделина Заһриеваның әнисе: «Фәрештәмнең урыны оҗмахта булсын…»
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100