news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда рульдә барганда таксистның хәле начарайган һәм ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, ир-атны көзән җыерган һәм авызыннан күбек аккан.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанда рульдә барганда таксистның хәле начарайган һәм ул ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Социаль челтәрләрдә шул хакта мәгълүмат чыкты.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әйтүенчә, таксист Казан аэропортыннан пассажирларны өенә илткән. Кинәт юлда аның хәле начарайган, «Академик Глушко урамы» тукталышы янында автомобилен туктатып, ул машинасыннан чыккан һәм чирәмгә ауган.

Агентлыкка билгеле булганча, гадәттән тыш хәл кичке бишенчеләр киткәч булган. Ашыгыч ярдәмгә шалтыратып, ир-атны көзән җыеруы һәм авызыннан күбек китүе хакында хәбәр иткәннәр.

Табиблар урынга егерме минут эчендә килеп җитсә дә, инде соң булган – ир-атның йөрәге тибүдән туктаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100