news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда, мәктәп укучысын бәрдереп, авария урыныннан качкан машина йөртүчене эзлиләр

11 яшьлек малай төрле тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанда, мәктәп укучысын бәрдереп, авария урыныннан качып киткән машина йөртүчене эзлиләр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте узган җомгада кичке алтыда булган. Билгесез автомобильнең йөртүчесе (аның шәхесе әлегә ачыкланмаган) Җиңү проспекты һәм Имәнлек урамы чатында 11 яшьлек малайны таптаткан һәм авария урыныннан китеп барган.

Мәктәп укучысы төрле тән җәрәхәтләре алган. Хастаханәдә медицина ярдәме күрсәткәннән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Әлеге аварияне күрүчеләр булса, 5-333-819, 5-333-848 телефоннары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100