news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чулман елгасында ком һәм вак таш төялгән баржа төпкә утырган

Йөкне башка баржага (ул әлеге урынга юл тоткан инде) күчерәчәкләр.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Чулман елгасында баетылган ком-вак таш катнашмасы төялгән баржа төпкә утырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Баржаның Алабуга районындагы Котловка авылыннан Казанга барышы булган. Лаеш районының Атабай авылы янында судно төпкә утырган.

Баржаны «Порт-Артур» теплоходы этеп барган, анысы төпкә утырмаган. Суднода сигез кеше бар.

Йөкне башка баржага (ул әлеге урынга юл тоткан инде) күчерәчәкләр.

Беркем дә зыян күрмәгән, башка суднолар хәрәкәте өчен бернинди киртә юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100