Мәктәпкә барганда юлда югалган Татарстан малаен тапканнар

Укучы автобус белән Казанга киткән, анда аны волонтерлар тапкан.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә мәктәпкә барганда юлда югалган 11 яшьлек малайны тапканнар. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.

Чыганак мәгълүматлары буенча, укучы автобус белән Казанга китеп барган булган. Анда аны волонтерлар тапкан.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек кичә Васильевода мәктәпкә барганда 11 яшьлек малай югалганлыгын хәбәр иткән иде.