Казанның Газовая урамында чит ил маркалы дүрт машина бәрелешкән

Шаһитлар фикеренчә, юл һәлакәте авариядә катнашучыларның берсе борылышта уңышсыз маневр ясау аркасында килеп чыккан.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Газовая урамында ишегалдында чит ил маркалы дүрт машина бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Барлык автомобильләргә дә сизелерлек зыян килгән, шуларның икесе – такси.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында мәгълүмат әлегә юк. Шаһитлар фикеренчә, авариядә катнашучыларның берсе, мәктәп янындагы борылышта идарәсен югалтып, туктап торган автомобильләргә килеп бәрелгән.

Юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.