Югары Ослан районы башлыгы оперативникларга капкан

Аның белән РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе шөгыльләнә

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Югары Ослан районы хакимияте башлыгы Александр Тимофеевны 21 октябрь көнне 2 млн. сум ришвәт акчасы алган чакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору буенча 5 нче оператив эзләү часте хезмәткәрләре кулыннан каптырган. Районда төзелеш өчен җир участоклары алганда ярдәм итүен ул 10 млн. сумга бәяләп таләп иткән, инде 3 млн. сумын алдан түләттергән, кулыннан каптырылганда исә тагын 2 млн. сум алышы булган. Үзен тентегән вакытта оперативниклар 5 млн. сум ришвәт акчасы тапкан, моны район башлыгы бурычка алуы белән аңлатса, оперативниклар акча номерларын үзләрендәге исемлектәге белән чагыштыра башлагач, эшнең үзе өчен мөшкел борылыш алуын аңлаган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, депутат һәм район башлыгы Александр Тимофеевка карата җыелган материал РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенә җибәрелгән һәм РФ Җинаять кодексының 290 нчы маддәсе 6 нчы өлеше буенча җинаять эше кузгатылган. Башта аны вакытлыча тоту изоляторына урнаштыру турында сүз булса, ул гаебен тулысынча таныгач, кая да булса чыгып китмәсенә кул куйдырып чыгарылган.