Казан янында бакча йортында янгында үлгән кешенең шәхесен ачыклыйлар

Барлыгы 36 кв.метр мәйданга зыян килгән.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә 22.49 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Питрәч районы Иске Шигали авылында «Вахитовец-2» бакчачылык ширкәтендә йорт януы турында хәбәр килгән.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче, бер катлы агач йортны ут тулысынча чорнап алган.

23.14 сәгатьтә янгын локальләштерелгән, ә 23.22 сәгатьтә тулысынча сүндерелгән. Бакча йорты һәм якын торган автомобиль янган. Барлыгы 36 кв.метр мәйданга зыян килгән.

Янгын хәрабәләрен тикшергәндә мәет табылган. Аның шәхесен, шулай ук янгын сәбәпләрен ачыклыйлар.