news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия кинотеатрларында сеанслар вакытында ишекләрне бикләүне тыялар

Яңа кагыйдә 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Россия кинотеатрларында сеанслар вакытында ишекләрне бикләүне тыялар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Киләсе елдан Россиядә сеанслар һәм чаралар вакытында кинотеатрлар, стадионнар, музейлар һәм башка мәдәни-тамаша һәм агарту учреждениеләре ишекләрен бикләүне тыячаклар. РФ Министрлар Кабинетының тиешле карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

«Чара үткәрү вакытында керү ишекләрен һәм эвакуация чыгу юлларын ачкыч белән бикләү тыела», - дип хәбәр ителә янгынга каршы режимның яңа кагыйдәләрендә.

Яңа кагыйдәләр 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Алар нигезендә сеанслар алдыннан тамашачыларга янгын вакытында куркынычсызлык чаралары турында да сөйләячәкләр. Хәбәр итү видеоролик трансляцияләү яки сөйләм рәвешендә башкарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100