news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 15 яшьлек укучы үз-үзенә кул салганнан соң җинаять эше кузгатылган

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, яшүсмернең мәетен аның 12 яшьлек сеңлесе тапкан.

(Казан, 26 сентябрь,«Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда укучы яшүсмер суицидыннан соң җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Фаҗига 24 сентябрьдә Декабристлар урамындагы йортларның берсендә була. 15 яшьлек малай үз өендә үз-үзенә кул салган.

Агентлыкка үз чыганагы хәбәр иткәнчә, абыйсының гәүдәсен 12 яшьлек сеңлесе тапкан. Шулай ук мәктәп укучысының телефонында үлем алдыннан язма калдыруы да мәгълүм, әмма аның эчтәлеге игълан ителми.

Кичә фаҗига факты буенча «Үз-үзенә кул салуга җиткерү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

«Тикшерү прокуратурада аерым контрольгә алынды», - дип ачыклык кертте Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100