Башкортстанда пенсионер ирне үгез сөзеп үтергән

Бу факт буенча тикшерү башланган.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). 24 сентябрьдә Башкортстанның Баймак районында шәхси хуҗалыкларның берсендә пенсионер ирне үгез сөзеп үтергән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Өлкән яшьтәге ир сарайдагы үгезне көтүгә чыгарган, шул вакытта мал аңа ташланган. Кызганычка, ул тән җәрәхәтләреннән сарайда ук үлгән.

Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәте әлеге факт буенча тикшерү башлануы, судмедэкспертиза билгеләнүе, шулай ук һәлак булучының туганнарыннан сорау алынуы турында хәбәр итә.