Казанда юл һәлакәте: ике пассажир автобусы бәрелешкән

Һәлакәт бүген көндез Киров районының Боевая урамында килеп чыккан.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда юл һәлакәтендә ике пассажир автобусы бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Киров районының Боевая урамында 49 һәм 45нче пассажир автобуслары бәрелешкән. Беренче автобуста кондуктор хатын-кыз, икенче транспорт чарасында ике пассажир – ир-ат һәм хатын-кыз зыян күргән. Өчесе дә хастаханәгә тикшерелергә озатылган.

Юл-транспорт һәлакәте булган урында 4нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре эшләде.