Казанда росгвардиячеләр чит ил кешесенә югалткан акча янчыгын кайтарганнар

Ир-ат WorldSkills чемпионаты ачылышына ашыкканда акча янчыгын төшереп калдырган.
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Казанда росгвардиячеләр чит ил кешесенә югалткан акча янчыгын һәм самолетка билетын кире кайтарганнар. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.«Ир-ат автомобильдән чыкканда акча янчыгын төшереп калдырган. Ул WorldSkills чемпионаты ачылышы тантанасына ашыгу сәбәпле, югалтуын абайламаган. Аның акча янчыгын «Казан Арена» тирәсендә парковкада Кәрим Магомедов белән Александр Хәлилов тапкан», – дип сөйләделәр Росгвардиядә.Росгвардиячеләр табылдыкны полициягә тапшырган. Янчыкта 200 мең сум чамасы акча булуы ачыкланган.Полиция белән чемпионат дирекциясе акча янчыгы хуҗасын ачыклаган һәм аңа югалткан әйберләрен тапшырганнар.