news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән

Пандемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 222гә җитте.

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән
Владимир Васильев

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта кичә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Коронавирустан 1940 һәм 1947 елгы ике хатын-кыз, шулай ук 1945 һәм 1966 елгы ике ир-ат дөнья куйган.

«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ведомство хәбәрендә.

Пандемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 222гә җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot