news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы трассасында ике автомобиль бәрелешкән, өч бала зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте Чаллы-Сарман юлында булган.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллы-Сарман трассасында борылышта «Лада Ларгус» төп юлдан бара торган Toyota Rav4 машинасына юл бирмәгән һәм автомобильләр бәрелешкән.

Чит ил машинасы «Лада Ларгус»ка килеп бәрелгән һәм шуннан соң трассадан кюветка төшеп киткән. Көчле бәрелүдән соң «Лада» корпусының ян өлеше җитди зыян күргән, ә Toyota машинасының алгы өлеше җимерелгән.

«Татар-информ»га Автошәһәрдән үз хәбәрчесе Валентин Кулагин хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» салонындагы өч бала һәм аларның әти-әниләре зыян күргән. Икенче машинада шулай ук ике бала булган, әмма авариядә алар бернинди имгәнүләр дә алмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100