Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда эт тешләгән кызның битенә дүрт сәгать дәвамында операция ясыйлар
Кичә җәмәгать транспорты тукталышында сугышчан эт 11 яшьлек кызга һөҗүм иткән.
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда эт тешләгән кыз йөзенә операция дүрт сәгать дәвам иткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Зыян күргән кызга 11 яшь. Операция дүрт сәгать дәвам итте. Пластик хирурглар баланың йөзен яңадан җыйган дип әйтергә була», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Хәзер мәктәп укучысы Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә. Табиблар аның сәламәтлек торышын уртача авырлыктагы тотрыклы итеп бәяли.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә Чаллыда сугышчан эт кыз балага һөҗүм иткән. Йөзе җәрәхәтләнгән баланы хастаханәгә китергәннәр.
Республика прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге мәгълүматны, полиция тикшерүен җәлеп итеп, тикшерергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз