ТАССРның халык артисты Һаҗәр Шәкүрова вафат булды

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ"). Татар театр дөньясы зур югалту кичерә. Бүген, 26 июньдә, 79 яшендә ТАССРның халык артисты Шәкүрова Һаҗәр Закир кызы вафат булды. Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

"Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын", - диелә хәбәрдә.