Актанышта янган йортта ир-ат мәете янында бензиннан бушаган канистр табылган

Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе - ут төртү.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Актанышта янып беткән йортта өлкән ир-атның мәете бензиннан бушаган канистр янында табыла. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Көньяк урамдагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Янгын сүндерүчеләргә янгынны тулысынча сүндерү өчен ун минутка якын вакыт кирәк булган. Нәтиҗәдә, 35 квадрат метр мәйданда түбә янып беткән.

Чормада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре йортның 79 яшьлек хуҗасының мәетен тапкан.

Башлангыч фаразлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе - ут төртү. Һәлак булган хуҗа гәүдәсе янында җиңел кабына торган сыеклык канистры булган.