Казанда балалар автобус артына ябышып барган

Узып баручылар мәктәп укучыларын видеога төшереп алган.
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Казанда автобус артына ябышып барган мәктәп укучыларын видеога төшереп алганнар.Видеокадрларда дүрт малайның автобус артына тотынып Ленин дамбасы буйлап җилдерүен күрергә мөмкин. Шул ук вакытта аларның берсе, асфальтка орынмакчы булып, аягын аска таба суза.