Казанда, элемтә челтәрендә килеп чыккан гадәттән тыш хәл аркасында, троллейбуслар басып тора

Тукай мәйданы районында шәһәр электр транспортының элемтә челтәренә “Горсвет” предприятиесе чыбыклары төшкән

 (Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанда, элемтә челтәрендә килеп чыккан гадәттән тыш хәл аркасында, троллейбуслар басып тора. Тукай мәйданы районында шәһәр электр транспортының элемтә челтәренә “Горсвет” предприятиесе чыбыклары төшкән. Кыска ялганыш булган. Авария сәбәпләре ачыкланыла. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Метроэлектротранс” МУП генераль директорының хәрәкәт итә торган составны эксплуатацияләү буенча урынбасары Рим Сафиуллин хәбәр итте.

Тукай мәйданыннан Ирек мәйданына кадәр элемтә челтәре участогы утсыз калган – троллейбуслар туктаган. Хәзер, шәһәрдә бөкеләр барлыкка килмәсен өчен, әлеге троллейбусларны Горький паркына таба җибәрәләр.

Шул ук вакытта авария урынында элемтә челтәрен торгызу эшләре алып барыла.

Р.Сафиуллин хәбәр иткәнчә, «Метроэлектротранс» МУПнә, авария булу сәбәпле, зур зыян салынган. Ләкин бүген аның күләмен билгеләп булмый. Хәзер иң мөһиме – шәһәр электр транспорты эшчәнлеген торгызу.