“Булгария” һәлакәте турында эш буенча гаепләнүченең гипертоник криз булган

Судья бирелгән справкага нигезләнеп, бүгенге суд утырышын 27 нче июньгә күчергән

 (Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). “Булгария” һәлакәте турында эш буенча суд процессы кабат кичектерелде. Бу юлы гаепләнүче Рамил Хәмитовның сәламәтлеге начараю сәбәп булды. Ул 5 гаепләнүченең берсе, аңа читкә чыкмау турындагы документка кул куйдыртылган, дип хәбәр итте “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Татарстан транспорт прокуроры ярдәмчесе Евгений Дикарев.

Бүген Рамил Хәмитов гадәттәгечә Казанның Мәскәү районы судына утырышка килгән, ләкин суд процессы башланыр алдыннан, аның хәле начарланган.

Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр һәм “гипертоник криз” диагнозын куеп, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш биргәннәр. Судья бирелгән белешмә кәгазенә нигезләнеп, бүгенге суд утырышын 27 нче июньгә күчергән.

Әлеге эш буенча зыян күрүчеләр Хәмитов сәламәтлегенең начараюы, күп күләмдә алкоголь эчемлекләр куллану белән бәйле була ала, дип уйлыйлар. Чөнки, 40 еллык табиб стажы булган Геннадий Игнарин сүзләренчә, дүшәмбе көнне узган суд утырышы вакытында Хәмитов артында утырган өч зыян күрүче алкоголь исен сизгән.

Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләрнең сабырлыклары бетеп килә, һәм алар Рамил Хәмитовны сак астына алу турында шикаять бирергә җыеналар.