Казанда Кабан күлендә хатын-кыз батып үлгән

Фаҗига җиһазланмаган урында коену сәбәпле килеп чыккан.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген кичке сәгать дүрттән соң Казанның Төмән урамы тирәсендә Урта Кабан күлендә хатын-кыз батуы турында билгеле булды.

Хатынның дус кызы коткаручыларга коенырга килүләре турында сөйләгән. Берникадәр вакыттан соң ул дустының күренмәвен абайлап алган. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Водолазлар төркеме 18.20 сәгатьтә 46 яшьлек хатын-кызның мәетен тапкан. Ул ярдан 20 метр ераклыкта, тугыз метр тирәнлектә булган.

Фаҗига җиһазланмаган урында коену сәбәпле килеп чыккан.