Түбән Камада 20дән артык кешене талпан тешләгән

Табиблар искәрткәнчә, урман бете кадалган очракта кичекмәстән травматология пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама Үзәк район хастаханәсендә искәртүләренчә, районда талпан кадалуның 21 очрагы теркәлгән. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.

Табиблар искәрткәнчә, урман бете кадалган очракта кичекмәстән травматология пунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биредә пациентларга тиешле медицина ярдәме күрсәтәчәкләр, шул исәптән, ихтыяҗ булган очракта, иммуноглобулин кадаячаклар.

Белгечләр шулай ук Түбән Кама районында яшәүчеләрне табигатькә чыкканда, шулай ук урманга барганда саклык чараларын күрергә чакыра. Өскә тәнне кысып торучы кием кияргә кирәк, баш киемен дә онытырга ярамый.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Илгизәр Рәхимов талпаннарның иртә уянуы нәрсәсе белән куркыныч икәнлеге хакында сөйләгән иде инде.