news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлат районында чыккан янгында 91 яшьлек әби зыян күргән

Иске Әлмәт авылында 100 квадрат метрдан артык мәйданда йорт һәм мунча янган.

Нурлат районында чыккан янгында 91 яшьлек әби зыян күргән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Нурлат районында чыккан янгында 91 яшьлек әби зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген төнлә Иске Әлмәт авылында йорт һәм мунчада янгын чыгуы хакында хәбәр килде. Янгынның мәйданы 105 квадрат метрдан да артып киткән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгында зыян күргән өлкән яшьтәге хатын-кызны Нурлат Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot