Кемероводагы янгыннан соң Казандагы барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләрен тикшерәчәкләр

Прокурорларга сигнализация һәм янгын сүндерү системаларының төзеклегенә аерым игътибар юнәлтергә кушылган.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Кемероводагы янгыннан соң Казандагы барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләрен тикшерәчәкләр, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

«Зимняя вишня» сәүдә үзәгендәге фаҗигагә бәйле рәвештә, РФ генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман Россия шәһәрләре прокурорларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә, күңел ачу үзәкләре булган барлык комплексларда янгын куркынычсызлыгын тикшерергә йөкләмә биргән.

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләренә сигнализация һәм янгын сүндерү системаларының төзеклегенә аерым игътибар юнәлтергә кушылган. Прокурорлар хилафлыклар ачыкланган очракта тиз арада тиешле чаралар күрергә тиеш.

Илнең барлык төбәкләрендәге прокуратура органнарына шундый йөкләмә бирелгән.