Кемеровода янгында югалган дип исәпләнгән биш кешене исән килеш тапканнар

"Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә һәлак булучылар саны 53 кә җитте, дип хәбәр итә "Интерфакс".

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Кемеровода янгында югалган дип исәпләнгән биш кешене исән килеш тапканнар. Бу турыда өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Әлегә кадәр хәбәрсез югалган дип исәпләнгән 64 кешенең бишесе исән килеш табылды. Алар фаҗига урынында булмаган", диелгән бу хәбәрдә.

Агентлык язганча, "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә һәлак булучылар саны 53 кә җитте.

"Татар-информ" Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу сүзләрен Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсендә язды, дип хәбәр итте.