Кемеровода сәүдә үзәгендә янгында һәлак булучылар саны 48 гә җитте

Дүртенче каттагы кинозаллар янгын вакытында өченче катка төшеп киткән.

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Кемероводо "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучылар саны 48 гә җитте. Бу турыда "ТАСС" агентлыгы гадәттән тыш хәлләр буенча эшләүче оператив штабка сылтама белән хәбәр итте.

"Кинозал урынында тагын 11 мәет табылды. Шулай итеп 48 кешенең һәлак булуы расланды", - дип әйткән оператив штаб вәкиле. Тагын 16 кешене эзлиләр. Алар кинозалларда булуы мөмкин. Дүртенче каттагы кинозаллар янгын вакытында өченче катка төшеп киткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да 48 кеше үлемен раслады. Бу турыда ведомство башлыгы Владлен Аксенов хәбәр итте.

"Татар-информ" Кемеровода янгында бала тәрәзәдән сикереп төшкән, дип хәбәр иткән иде.