“Адмирал” сәүдә үзәге бинасы милекчесен яклаучы тикшерүдән янгын турындагы эш буенча ТР прокуроры Илдус Нәфыйковтан сораштыруны үтенә

Шулай ук яклаучы Казанның Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесенә карата җинаять эше кузгатуны сорый

  (Казан, 26 март, «Татар-информ»). «АС Менеджмент» компаниясе генераль директоры Роберт Хәйруллинның яклаучысы РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Павел Николаевка Казанның “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын белән бәйле җинаять турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Хәйруллинның адвокаты Рамил Әхмәтгалиев үзе белдерде.

Әхмәтгалиев ассызыклаганча, ул Казанның Киров районы прокурорының өлкән ярдәмчесе И.Дворянскийга карата җинаять эше кузгатуны сорый, чөнки ул янгын куркынычсызлыгының 18 нче пункты бозылуга карамастан, 2013 елның җәендә “Адмирал” сәүдә үзәген файдаланудан туктату таләпләреннән баш тарткан.

Адвокат, ул вакытта Казанның Киров районы прокуроры хәзерге Казан прокуроры Рәфкать Уразбаев булган, ә Казан прокуроры –  Татарстан Республикасының хәзерге прокуроры Илдус Нәфыйков, дип игътибарны юнәлтте.

Адвокат җинаять турындагы гаризасында РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Павел Николаевтан Уразбаев белән Нәфыйковтан сораштыруны һәм, Нәфыйков белән Уразбаев тарафыннан  үз кул астындагы Дворянскийның гамәлләрен контрольда тотмау факты ачыкланган очракта, киләчәктә дә җинаятькә китерә торган гамәлләр булдырмау өчен аларга карата чара күрү турында язма документ (представление) сорый.

“Ул вакытта Киров районы прокуроры Рәфкать Уразбаев 2013 елда ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шәхсән үзе сәүдә комплексын тикшерүне йөкләгән, аңа “Заря” ҖЧҖ янгын куркынычсызлыгының 18 нче пункты бозылуы турында белдергәннәр. Ул “Адмирал” эшчәнлеген туктату таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән, ә 2013 елның 19 июлендә Киров районы суд утырышында аның өлкән ярдәмчесе сәүдә комплексы бинасын файдалануны туктату таләпләреннән кинәт баш тарткан”, - дип билгеләп үтә адвокат Рамил Әхмәтгалиев. Аның сүзләренә караганда, “Заря” ҖЧҖ вәкилләре суд утырышына килмәгән, җитешсезлекләрне бетерүне дәлилләүче документлар тәкъдим ителмәгән. Моннан тыш, суд тарафыннан “Заря” ААҖ нең суд каравына кадәрге күрсәтмәләре үтәлмәвен ачыкланган, “Заря” ҖЧҖ җитәкчесе шуның өчен административ җаваплылыкка тартылган.

“Заря” ҖЧҖ янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләр тупас бозулу сәбәпләрен бетермәгән, дип аңлата Әхмәтгалиев. Прокурор ярдәмчесе бинаны файдалануны туктатудан баш тарткан. Шулай итеп, Киров районы прокуроры ярдәмчесе Дворянский гамәлләре нәтиҗәсендә, “Заря” ҖЧҖ бинаны янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылган килеш файдалануны дәвам иткән.

Искәртеп узабыз: 11 мартта “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын чыкты һәм түбә белән конструкцияләр ишелде. Нәтиҗәдә, 17 кешенең гомере өзелде, 2 кеше хәбәрсез югалган дип исәпләнә.