news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан юлында ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә хатын-кыз зыян күргән

Юл һәлакәте кичә кичке сигезләр тирәсендә Шәле авылы янында булган.

Татарстан юлында ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә хатын-кыз зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан трассасында ике җиңел автомобиль катнашындагы авариядә хатын-кыз зыян күргән.

Әлеге аварияне күргән кешеләр әйтүенчә, юл һәлакәте кичә кич республиканың Питрәч районында – Шәле авылы янында «Альбина» кафесы каршында булган. Биредә «Лада» һәм «Шевроле» автомобильләре юлны бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, «Лада» юлга аркылы баскан, «Шевроле» исә тимер киртәгә килеп сыланган.

Авариядә «Лада» автомобилен идарә итүче хатын-кыз зыян күргән. Аны хастаханәгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100