420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мошенниклар социаль челтәрдә плед сатарга омтылган өлкән яшьтәге ханымны алдаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
83 яшьлек пенсионер бер сайтта плед сату турында белдерү урнаштырган. Тиздән аңа сатып алучы шалтырата, акчаны картага күчерергә тәкъдим итә һәм хатын аферистка реквизитларын яза.
Нәтиҗәдә, җинаятьче өлкән яшьтәге хатын-кыз счетыннан 100 мең сум акчасын алган.
Әлеге факт буенча караклык турында җинаять эше кузгатылган.