Әлмәттә бакча йортлары яна

Ел башыннан шундый алты очрак теркәлгән

 (Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Ел башыннан районда 36 янгын чыккан. Шуларның 6сы бакчачылык ширкәтләрендә булган.

Янгын 12 бакча йортын юк иткән. 21 февральдә генә дә “Вишенка” ширкәтендә 4 йорт янган. Аңа кадәр, ягъни 17 февральдә “Иволга”да 3 бакча йортында янгын чыккан.

Күзәтчелек эшчәнлеге алып баручы бүлек билгеләп үткәнчә, бакча йортларына нигездә алардан тимердән булган әйберләрне урлау өчен ут төртәләр, дип белдерә “Әлмәт таңнары” газетасы.