news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Удмуртиядә яшәүче хатын Истанбул - Казан рейсы бортында исерек хәлдә җәнҗал чыгарган

30 яшьлек хатын-кыз үзен агрессив тоткан һәм бортпроводникны мыскыл иткән.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Удмуртиядә яшәүче хатын-кыз Истанбул - Казан рейсы бортында исерек хәлдә җәнҗал чыгарган.

Казан аэропортындагы полициянең линия бүлеге кизү частенә Истанбул – Казан рейсы пассажирларының берсе очкычта җәнҗал чыгаруы хакында хәбәр килгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан транспорт полициясе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Очкыч аэропортка төшкәч, Удмуртиядә яшәүче исерек хәлдәге 30 яшьлек хатын-кызны тоткарлаганнар. Очыш вакытында ул үзен агрессив тоткан һәм бортпроводникны мыскыл иткән. Пассажирга берничә тапкыр кисәтү ясасалар да, файдасы булмаган.

Хатын-кызга карата «Вак хулиганлык», «Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү» һәм «Тимер юл, һава яки су транспортында гражданнарның үз-үзен тоту кагыйдәләрен бозу» маддәләре нигезендә административ хокук бозулар буенча берьюлы өч беркетмә төзегәннәр.

Хәзер агрессив туристны 15 тәүлеккә рәшәткә артына озатырга мөмкиннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100