news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда янгында өч кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылган

Ике яшьлек кыз бала исән калган, аңа медицина ярдәме күрсәтелә.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Тикшеручелер башкорт авылында шәхси йортта янгын факты буенча җинаять эше кузгаткан. Янгында өч кеше, шул исәптән бала һәлак булган. Бу хакта республика Тикшерү комитеты сайтындагы хәбәргә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, шимбә көнне, 25 гыйнварда кичке бишләр тирәсендә Гомәр авылында бүрәнәдән салынган йортта янгын чыккан. Коткаручылар 59 һәм 23 яшьлек ике хатын-кызның, шулай ук 3 яшьлек ир баланың гәүдәләрен тапкан. Ике яшьлек кыз бала исән калган. Ут чыкканны күргән күршеләре аны коткарып кала алган. Хәзер кыз балага медицина ярдәме күрсәтелә.

«Башкортстан Республикасы буенча РФ Тикшерү органнары Ишембай районы Гомәр авылында шәхси торак йортта янгын вакытында өч кешенең үлеме факты буенча (җинаять кодексының 109 маддәсендәге 3 өлешендә каралган (саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү) җинаять эше кузгатылган, - диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100