news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча полиция хезмәткәрләреннән законсыз акча алуда шикләнәләр

Акча арадашчыларга йөртүче таныклыгы алу өчен имтиханнар тапшырганда булышу өчен бирелгәнлеге ачыкланган.

Арча полиция хезмәткәрләреннән законсыз акча алуда шикләнәләр
архив

(Арча, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең өч хезмәткәрен тоткарлаганнар. Әлеге хезмәткәрләдән законсыз рәвештә акча алуда шикләнәләр. Бу турыда министрлык матбугат хезмәтенә сылтама белән район газетасы хәбәр итә.

Акча арадашчыларга йөртүче таныклыгы алу өчен имтиханнар тапшырганда булышу өчен бирелгәнлеге ачыкланган. Полиция хезмәткәрләренең хокукка каршы гамәлләрдә катнашы булу-булмавы ачыклана.

Әлеге факт буенча хезмәт тикшерүе уздырыла. Әгәр эчке эшләр бүлеге органнары хезмәткәрләренең намусына һәм дәрәҗәсенә тап төшерә торган гаеп барлыгы ачыкланса, әлеге хезмәткәрләр эштән азат ителәчәк, шулай ук законда каралганча җәза алачак.

Моннан тыш, аларның турыдан-туры җитәкчеләре катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100